Карны үз вакытында чистартмау, юллардагы һәм йорт яннарындагы бозлавык буенча шикаятьләр уңаеннан күчмә тикшерү үткәрелде

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

“Победа” торак комплексы идарәче компаниясе  ягыннан  чаралар күрелмәү һәм формаль җаваплар килү аркасында  Казан шәһәре Совет районы хакимияте һәм “Победа” торак комплексы идарәче компаниясе  вәкилләре катнашында күчмә тикшерү үткәрелде.

 Урынга барып тикшерү барышында  шул ачыкланды, күрсәтелгән мөрәҗәгатьтә  “Победа” торак комплексының квартал эчендәге юллары канәгатьләнмәслек хәлдә, җәяүлеләр сукмагы кардан чистартылмаган, тикшерү вакытында идарәче компания йорт янын кардан һәм боздан чистартырга кереште. 

  Күрсәтелгән шикаять буенча “Победа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә 2019 елның 10 мартына кадәр Казан шәһәренең төзекләндерү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә,  тротуарларны һәм юлларны кичекмәстән кардан һәм боздан чистартырга һәм күрелгән чаралар турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә хәбәр итәргә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International