Бүген вәкаләтле вәкилгә үз борчу-мәшәкате белән 15 кеше мөрәҗәгать итте. Болар торакка хокукларны тормышка ашыру проблемалары, якыннарының җинаять эшләре белән бәйле эшләр. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе традицион төстә торак шартларын яхшыртуга, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычларны каплауга кагыла. Һичшиксез һәр мөрәҗәгать игътибар таләп итә һәм җентекләп өйрәнелеп муниципаль берәмлекләр, хакимият органнары, җинаять-башкару системасы органнары белән бергәләп эшләүне сорый.