Питрәчтә район үзәк хастаханәсенең медицина советы үтте, анда районның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшенә йомгак ясадылар.
Совет эшендә район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе җитәкчесе Елена Әхмәтҗанова катнашты.