Иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы затлар өчен “Хокукый ярдәм көне”

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

2019 елның 1 мартында Россия Җәзаларны үтәтү федераль  хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең 3 нче төзәтү колониясендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан идарәсе белән берлектә  хөкем ителүчеләр өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.

  Әлеге чара хөкем ителүчеләргә уңайлы һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тотылучы  затларны хокукый агарту максатыннан оештырылды. Барлыгы 47 тоткын мөрәҗәгать итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International