“Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  2011 елдан бирле “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан Республикасындагы бүлеге белән берлектә “өченче буын” Университеты базасында “Хокукый белемнәр мәктәбе” курсларын үткәрә.     

  2019 елның 1 мартында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе үтте.
 Татарстан Республикасы Нотариаль конторасының юридик бүлек җитәкчесе Ольга Кулагина белән бергә “өченче буын” университеты тыңлаучылары милеккә хокук нечкәлекләрен өйрәнделәр, васыять һәм закон буенча мирас итү аермалыкларын өйрәнделәр, хокук нормаларын тормыштан конкрет мисаллар китереп ачыкладылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International