Җылы бирү буенча күрсәтелә торган хезмәттән канәгать булмаган гражданның мөрәҗәгатен карау буенча киңәшмә

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Җылы бирү буенча күрсәтелә торган хезмәтнең тиешенчә күрсәтелмәве турында Казан шәһәрендә яшәүчедән килгән мөрәҗәгать буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Казан шәһәре башкарма комитетының коммуналь торак хуҗалыгы комитеты, Казан шәһәр торак инспекциясе  һәм Вахитов районы идарәче компаниясе катнашында эш  киңәшмәсе үткәрелде.

   Киңәшмәдән соң мөрәҗәгать итүченең фатирын һәм торак йортның подвалын карау оештырылды. Җылы бирү буенча тиешенчә хезмәт күрсәтелмәү буенча кайбер фактлар расланды, җаваплы башкаручыларга торак йорттагы җылыту системасына тулы ревизия ясарга һәм ягу сезоны тәмамлангач җылыту системасының запор арматурасын алыштырырга кушылды. Эшне Вәкаләтле вәкил контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International