“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне сыйфатлы һәм үзвакытында үтәүгә күзәтчелек итү кысаларында бүген Бөгелмә шәһәрендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Бөгелмә муниципаль районыннан килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Бөгелмә башкарма комитеты җитәкчесе һәм системадагы мөрәҗәгатьләрне хәл итү буенча җаваплы үтәүчеләр катнашты.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре эш киңәшмәсе кысаларында әлеге мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән объектларда булып, кардан чистарту, төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләрне карады. Шулай ук Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең балалар хастаханәсендә булды.