25-27 февраль көннәрендә Казанда “Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе” темасына өйрәтү семинары уза. Чараны Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык теләктәшлегендә “Яңа гасыр” хәйрия оешмасы уздыра.
Сәрия Сабурская “Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе” темасына кагылышлы өйрәтү семинарында Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән килгән катнашучыларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең миграция мөнәсәбәтләре өлкәсендә эш тәҗрибәсен тәкъдим итте. Татарстан мигрантлар өчен кызыктыргыч төбәк булып кала, 335000 чит ил гражданы миграция исәбенә куелган, бу 2017 елга караганда 24% күбрәк. Омбудсман мигрантларны адаптацияләү һәм интеграцияләү мәсьәләләре 2019-2021 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Стратегиянең яңа редакциясендә дә чагылыш табуын ассызыклады.