Бүген Казанда яшәүче 40 тан артык кеше “Хокукый ярдәм көне”ндә бушлай юридик ярдәм алды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

  Бүген Казан шәһәренең Идел буе һәм башка районнарында яшәүче 40 тан артык кеше Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге үткәрә торган “Хокукый ярдәм көне”ндә  квалификацияле юридик ярдәм алдылар. 
  Нигездә гражданнар  милек теркәү, пенсияләр, хезмәт бәхәсләрен  хәл итү, социаль ташламалар һәм пособиеләр  алу, торак-коммуналь торак хуҗалыгы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Иң күп сораулар Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләренә бирелде. Гражданнар суд чыгарган карарлар белән килешмәү буенча мөрәҗәгать иттеләр, низаглы хәлләр һәм аларны хәл итү юллары буенча консультация алдылар. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә телдән аңлатмалар бирелде, берничә мөрәҗәгать буенча  бәхәсле хәлләрне чишү өчен суд органнарына  мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International