Татарстан Республикасына яңадан килгән мигрантларга мәгълүмат бирү мәсьәләсе бүген проектта катнашучыларның чираттагы эш киңәшмәсендә тикшерелде. Очрашу барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарга беренчел мәгълүмат бирүнең мөһимлеген ассызыклады, чөнки хокук бозуларның шактый өлеше чит ил гражданнарының Россия миграция законнарын белмәве белән бәйле.
Россия территориясенә легаль төстә килгән чит ил гражданнары өчен инструкция белән мәгълүмат материаллары килештерелде, мәгълүмат баннерларын урнаштыру пунктлары билгеләнде.