Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча күчмә тикшерү

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

   14 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  Казан шәһәре Клуб урамы, 18 нче йортта яшәүченең шикаяте буенча күчмә тикшерү үткәрде. Ул йорт түбәсеннән “ТПБК” оешмасының карны чистартмавына кагыла иде.  

   Күчмә тикшерү барышында “ТПБК” ошемасы бинасы түбәсе канәгатьләнерлек хәлдә булуы ачыкланды. Һава  шартлары кискен үзгәреп торуга һәм күп кар явуга карамастан әлеге оешма  Казан шәһәре төзекләндерү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, йорт түбәләреннән кар чистарту буенча эшне вакытында башкара.

  “ТПБК”  оешмасы җитәкчесенә  түбәләрне кардан, боздан үзвакытында чистарту буенча эшне дәвам итәргә, түбәләрне норматив хәлдә тотуга контрольлек итү максатыннан көн саен  тикшереп торырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International