Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм Казан дәүләт медицина университетының социаль эш факультеты “Кеше хокуклары” лекцияләре курсын үткәрү кысаларында хезмәттәшлекне дәвам итәләр. Мондый лекцияләрнең төп бурычы – яшьләрне кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре кыйммәтләре белән таныштыру, алар өчен төрле дәүләт органнары эшенең практик өлешен ачу.
Бүген, 13 февральдә, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучылар эшен координацияләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев конкрет мисаллар белән система эшен күрсәтте. Шулай ук лекция барышында студентлар гаризалар бирү ысуллары һәм аларны чишү статистикасы белән таныштылар.