“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасындагы мөрәҗәгатьләрнең үтәлешен карау барышында система модераторы буларак, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аз хәрәкәтләнә торган гражданнар өчен уңайлы тирәлек мәсьәләсенә аерым игътибар бирә.
2019 елда Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында “Уңайлы тирәлек” төре буенча 56 шикаять бастырылган. Әлеге мәсьәләләр оператив төстә җаваплы үтәүчеләр белән үткәрелә торган эш киңәшмәләрендә һәм очрашуларда карала, уңай хәл ителгәнче контрольдә тора.
Чаллы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Чаллы шәһәренә барып эш киңәшмәсе уздырганнан соң, бер атна эчендә әлеге мәсьәләне уңай хәл итте һәм “Халык контроле”нә күрелгән чаралар турында мәгълүмат урнаштырды.