Гражданнарны кабул итү

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

    Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлегендә  халык белән эшләү иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Вәкил атна саен гражданнарны кабул итә. Вәкаләтле вәкил республиканың ерак районнарындагы кешеләр өчен видеокабул итүләр дә оештыра. Шунда Мамадыш шәһәреннән инвалид улы өчен торак алуга субсидия бирү мәсьәләсе буенча гражданка М. мөрәҗәгать итте. Гражданканың язмача мөрәҗәгате әлеге райондагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе аша Вәкаләтле вәкилгә җибәреләчәк.  
  Шулай ук предприятиедән эштән җибәрелгәннән соң эш стажын торгызу, җинаять эше буенча суд карарын үтәмәү һәм аварияле торактан күчерү программасы буенча социаль ипотека шартларына риза булмауга кагылышлы сораулар белән өч кеше мөрәҗәгать итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International