2019 елның гыйнварында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе 3 тапкыр гражданнарны кабул итте, аларда 5 кеше булды. Җәмәгатьчелек ярдәмчесе гражданнарга хокукларын тормышка ашыру буенча консультацияләр бирә, гражданнарга Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итү тәртибен аңлата, мөрәҗәгатьләр язуда булышлык күрсәтә.
“Россия пенсионерлары берлеге” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Түбән Кама районындагы җирле бүлеге рәисе Тәгъзимә Садыйкова белән гражданнарны кабул итте, анда 6 кеше килде.