Чиләбе өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр Маргарита Павлова белән Сәрия Сабурская хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре барышында РФ төбәкләре – Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Вәкаләтле вәкилләре арасында килешү төзү булды.
Килешү Вәкаләтле вәкилләрнең ике субъект территориясендә кеше һәм граждан хокукларын саклау максатларында бергәләп эшләвен күздә тота. Документта кеше хокукларын саклау мониторингын үткәрүдә бергәләп катнашу каралган.