Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Халыкара Кеше хокуклары көне белән котлавы

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар, Сезне  халыкара бәйрәм - Кеше хокуклары көне белән котларга рөхсәт итегез!

Бу бәйрәмне сугыштан соң – 1950 елның 4 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе раслаган. Көне 1948 елның 10 декабрендә Кеше хокуклары Гомум Декларациясе кабул итү һәм халыкка җиткерү хөрмәтенә сайлап алынган, быел аны кабул итүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Декларацияне эшләү бөтендөньяда кеше хокукларын  тану юлында беренче адым булган, һәм хәзерге вакытта ул демократик һәм хокукый дәүләт булдыруда һәм үстерүдә аерым роль уйный. Анда төп хокуклар һәм төп нигезне тәшкил иткән ирек  барлык кешеләргә хас булуның уртаклыгын тану, аларның һәр кеше өчен аерылгысыз һәм тигез дәрәҗәдә кулланылуы, һәркемнең ирекле булып тууы һәм үз хокукларында тигез булуы беркетелгән.

 Барлык хокук саклаучыларны һәм  коллегаларымны – бу көнне үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрне  чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең республиканың  шәһәр һәм районнарындагы  җәмәгатьчелек ярдәмчеләренә, экспертларга, иҗтимагый оешмаларга, массакүләм мәгълүмат чараларына  кеше хокукларын яклау эшенә сизелерлек өлеш керткәннәре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Дөньяда артып баручы чакырулар һәм янаулар шартларында  кеше хокукларын яклауга, шәхеснең хокукый культурасын тәрбияләүгә аерым зур игътибар бирү мөһим. Бу эштә дәүләтнең һәм барлык гражданлык җәмгыятенең  тырышлыгын берләштерү мөһим. Татарстан Республикасында без эшебезне шулай оештырырга тырышабыз. Икътисад һәм социаль өлкәләрдә планлы төстәге сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау  мәсьәләләренә игътибар, этникара һәм динара татулыкны ныгыту – димәк кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау һәм ихтирам итү республиканың  уңышлы үсеше нигезе булып тора. Конституция кыйммәтләрен һәм нормаларын ныгыту буенча алга таба эшләү безнең уңышларыбызның ышанычлы нигезе булып тора.

Татарстанда яшәүче барлык халыкны Халыкара Кеше хокуклары көне белән котлыйм. Бу бәйрәм демократия принципларында төзелгән безнең җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык символы булсын. Һәммәгезгә татулык, игелек, күңел күтәренкелеге, саулык, муллык  һәм киләсе көнгә ышаныч телим.

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил                                                                                                            Сәрия Сабурская                                                               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International