Бурычлы кешеләр мөлкәтләрен хатыннарына һәм балаларына яза алмый

2018 елның 7 декабре, җомга

Пәнҗешәмбе көнне Россия Югары суды пленумы  шәхси бөлгенлек процедурасы буенча карар проектын тикшерде. Әзерләнгән аңлатмалар  бурычларын түләмәс өчен барлык байлыгын туганнарына өләшергә теләгән  бурычлы кешеләрнең законнарны әйләнеп узуына юл куймауга юнәлтелгән.

  Практикада еш кына шундый хәлләр килеп чыга, кешедән алыр әйбер юк, әмма хатыны белән балалары бай яши. Кредиторлар документларны карый башлагач, шул ачыклана,  бурычлы кайгыртучан ир һәм ата булган: бар мөлкәтен туганнарына яздырган. Ләкин һәрвакытта да якыннары турында гына уйлаган микән? Кредиторларда мондый очракларда  шик туа.

  Әзерләнгән документка ярашлы рәвештә кредиторлар  бурычлы һәм аның хатыны арасында мөлкәт бүлү процедурасына кушылып, ялган дип уйлаган килешүләрне судка бирә алалар.

 "Ир белән хатынның мөлкәт мәсьәләсендә закон бозуга кагылышлы борчыган мәсьәлә хәзер хәл ителәчәк , - диде “Российская газета”га адвокат  Вячеслав Голенев. -  Мәсәлән, ир белән хатын, шартлы рәвештә әйтсәк, бер балага аена алимент суммасы 10 миллион сум  тәшкил иткән алимент килешүе яки  мөлкәтенең 99 процентын хатынына  бирә торган мөлкәт бүлү турында килешү төзеп, берничә  йөкләмәсе  булып та, бурычлы ир  шартлы рәвештә әйткәндә бер күлмәктән генә кала”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International