Татарстан Республикасына килүче хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү процессларына булышлык итү максатыннан “Татарстан Республикасына кабаттан килгән мигрантларга мәгълүмат җиткерү” проектын тормышка ашыру күздә тотыла. Әлеге проектны тормышка ашыру кысаларында мәгълүмат материаллары эшләү, бастыру һәм тарату, аларны Татарстан Республикасына мигрантлар керү пунктларына урнаштыру карала.
2018 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында проектны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы территориясенә мигрантлар керү пунктларында мигрантларга тарату максатыннан информацион бюллетень булдыру турында карар кабул ителде.