20 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал-майоры Рафаиль Гыйлманов белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская бергәләп гражданнарны кабул иттеләр.
Татарстан Эчке эшләр министры урынбасарына автошәһәрнең 10 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның кайберләре җинаять эше кузгалтуны нигезсез кире кагу, шулай ук аларны объектив тикшермәүгә кагылышлы иде. Бер граждан гаиләсенә хокукый ярдәм күрсәтүдән баш тартулары белән килешми.
Моннан тыш, Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районында яшәүче 7 гражданның проблемалары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская вәкаләтләренә кагыла иде.