Агымдагы елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре хөкем ителгән К.ның медицина ярдәме белән тәэмин итүгә кагылышлы мөрәҗәгатен тикшерү максатыннан Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 19 нчы төзәтү колониясендә булды.
Тикшерү барышында шул ачыкланды, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 19 нчы төзәтү колониясенә килгәч К. ны медицина хезмәткәре тикшергән. Булган авыруларын күздә тотып тиешле исәпкә куелган.
Моннан тыш, аңа дәвалануга кагылышлы киңәшләр бирелгән. Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән саен К.га булган авыруыннан чыгып ярдәм күрсәтелгән. Табиблар консультация үткәргән, лаборатор тикшеренүләр үткәрелгән. Билгеләнгән дәвалануны тулысынча алган.
Әңгәмә барышында учреждениедә медико-социаль экспертиза үткәрү мәсьәләсе буенча РФ Юстиция министрлыгы 1999 елның 23 августында раслаган, медико-социаль экспертиза учреждениеләрендә шикләнелүчеләрне, гаеплеләрне һәм хөкем ителгәннәрне тикшерү тәртибе турында 18/39-1010 нче Инструкция бирелде һәм тәртибе аңлатылды.
К. ның башка дәлилләре буенча тикшерү беткәч Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкаләте чикләрендә булган карар кабул ителәчәк.
К. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 19 нчы төзәтү колониясендә эшләүчеләрдән, тоту шартларыннан зарланмады.