Лениногорскида «Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе узды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә  2018 елның көзге чакырылыш чорында халыкны хокукый агарту кысаларында  уртак чаралар үткәрү практикасын дәвам итәләр.

 

Лениногорскида узган чарада Хәрби комиссар, генерал-майор Сергей Погодин хәрби хезмәткә чакырылучыларга  Россия Федерациясе Кораллы Көчләре структурасы, төрле яңалыклар һәм реформалар, хәрби техника, Татарстан Республикасында хәрби чакырылышка әзерлек һәм үткәрү, ашыгыч хәрби хезмәт узу нечкәлекләре, контракт буенча гражданнар җыю, альтернатив гражданлык хезмәте үтү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International