"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләр Вәкаләтле вәкил контролендә

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Республиканың  муниципаль берәмлекләрендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча җаваплы башкаручылар тарафыннан тукталыш павильоннарын кую һәм алыштыру буенча актив эш алып барыла.

 

Түбән Кама шәһәрендә барлыгы 173 тукталыш павильоны бар, шулардан:

98е – муниципаль, 75е -  сәүдә нокталары булган шәхси эшмәкәрләргә беркетелгән.

 

Агымдагы елда муниципаль контракт кысаларында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне истә тотып, 950 мең сумга  30 павильон төзекләндерелде (диварлары, түбәләре яңартылды, утыргычлар ремонтланды, тимербетон әрҗәләр заманча металл әрҗәләргә алмаштырылды, шулай ук 6 тукталыш павильонында асфальтбетон түшәлмәсен торгыздылар).

 

Мурадьян урамы һәм Вахитов проспекты буенча куелган яңа үрнәктәге тукталыш павильоннарына аерым тукталырга кирәк. Әлеге павильоннар  диодлы яктырткычлар, кондиционерлар, җылы конвекторлар, мобиль җайланмалар өчен  розеткалар блогы белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International