Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар өчен мәгълүмат

2018 елның 26 октябре, җомга

Хөрмәтле хәрби хезмәткә чакырылучы!  Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайткан  хөрмәтле граждан!
  1998 елның 27 маенда  дөнья күргән “Хәрби хезмәткәр статусы турында”гы 76 нчы федераль законда хәрби хезмәткә чакырылганнарга түбәндәге гарантияләр каралуы турында мәгълүмат бирәбез:
- хәрби хезмәткә чакырылганчы дәүләт оешмаларында эшләгән гражданнарга элек эшләгән урыннарында хәрби хезмәттән җибәрелгәннән соң өч ай дәвамында  шул ук оешмага эшкә керү хокукы саклана, шулай ук чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүчеләргә  хәрби хезмәткә чакырылганга кадәр булган вазифасыннан түбән булмаган вазифага урнашу хокукы бирелә.
- уку чорында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның, хәрби хезмәттән киткәннән соң  элек укыган белем бирү оешмасында укуын дәвам иттерү хокукы саклана.
   Әгәр сезнең Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларыннан  хәрби хезмәттән кайтканнан соң эшегез юк икән, эш эзләүдә булышлык күрсәтүне сорап  үзегез яшәгән урындагы  мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итегез.
 Элеккеге торгызылган эш урыныгызда хезмәт хокукларыгызны бозган очракта  үз мөрәҗәгатегезне “Халык контроле” мобиль кушымтасы  аша һәм “Хезмәт хокуклары бозылу, шул исәптән хәрби хезмәттән җибәрелгән гражданнарның хезмәт хокуклары бозылу” төренә дәүләт хезмәтләре  - uslugi.tatar.ru  порталына җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International