2018 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Юлия Наумова белән бергә Лениногорскида гаржданнарны кабул итте.
Гражданнар пенсия һәм җир, суд карарлары буенча үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. Шулай ук Вәкаләтле вәкилгә язмача мөрәҗәгатьләр алып килүчеләр булды, алар карау өчен кабул ителде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасарына килгән мөрәҗәгатьләр шәхси кабул итү вакытында ук хәл ителде – мөрәҗәгать итүчеләргә тиешле консультацияләр һәм аңлатмалар бирелде. Кайбер сорауларны вәкаләтле вәкил шәхси контроленә алды. Кайбер мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү чаралары үткәрү һәм алга таба эшләү өчен профиль ведомстволарга җибәрү турында карар кабул итте.