Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы баш модераторы Сәрия Сабурская системага килгән мөрәҗәгатьләрне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәү эшенә җитәкчелек итә.
Бүген Балык Бистәсе үзәгендә Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча килгән мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләсе буенча зона киңәшмәсе узды. “Планлаштырылган” статусы булган гаризаларны карауга, мөрәҗәгатьләрне башкару вакыты һәм үтәү сыйфатына аерым игътибар бирелә.
Эш сәфәре вакытында Вәкаләтле вәкил шулай ук хәзерге вакытта капиталь ремонт ясала торган Балык Бистәсе муниципаль районы хастаханәсендә дә булды.