17 октябрьдә Казан шәһәренең Идел буе һәм башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ”Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге үткәрә торган “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм ала алдылар.
Кабул итү барышында 49 мөрәҗәгать булды. Гражданнар нигездә мирас теркәү, пенсияләр, торак шартларын яхшырту, социаль пенсияләр билгеләү, торакны хосусыйлаштыру, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә кабул итү вакытында телдән аңлатмалар бирелде, берничә мөрәҗәгать буенча бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен суд органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды.