Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең яңа уку елында беренче дәресе булды

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

2018 елның 12 октябрендә бу елдагы беренче дәрестә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская һәм республиканың элеккеге прокуроры  Кафил Әмиров чыгыш ясады.

  Вәкаләтле вәкил эшчәнлеге, гражданнарны кабул итү, шикаятьләр бирү тәртибе турында сөйләп, “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең быелгы уку елындагы беренче дәресен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ачты.

 Вәкаләтле вәкил 2017 елда  Вәкаләтле вәкил Аппаратына 3983 мөрәҗәгать керүен әйтте. Шулардан 1850 кеше аның үзенә һәм Аппарат хезмәткәрләренә шәхси кабул итүләр вакытында, ә 2135 граждан язмача мөрәҗәгать иткән. Вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнардагы һәм шәһәр округларындагы  җәмәгатьчелек ярдәмчеләренә  2017 елда 1798 граждан мөрәҗәгать иткән.

 “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең мактаулы кунагы һәм беренче лекторы сыйфатында  профессор, Россиянең атказанган юристы, Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры Кафил Әмиров  дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына гражданнарның мөрәҗәгать итүе, шикаятьләр язуы тәртибе турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International