Бүген Казан Кремленең Губернатор сараенда Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен тантаналы төстә премияләр тапшырылды.
Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык зур өлеш керткәннәре өчен биш социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма һәм иҗтимагый хәрәкәтнең өч вәкиле бүләкләнде.
Премия 2015 елда барлыкка килгән. Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткән, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә фәнни тикшеренүләре өчен РФ гражданнары һәм җәмәгатьчелек тарафыннан эше һәм проектлары танылган коммерциячел булмаган оешмалар ел саен аның лауреатлары була.