“Хокукый белем көне” мәктәбе

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, Кукмара шәһәрендә,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Кукмара, Арча, Әтнә, Балтач, Питрәч, Саба, Теләче районнарыннан килгән хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен  “Хокукый белемнәр мәктәбе” нең чираттагы дәресендә, хәрби хезмәткә чакырылучылар хокукларын бозуны булдырмау максатыннан,   Вәкаләтле вәкил һәм Хәрби комиссариат  тормышка ашыра торган  чаралар турында сөйләде.

  Татарстан Республикасының Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин Татарстан муниципаль районнарының хәрби частьларны “шефлыкка алу” практикасының мөһимлеген ассызыклады. Бүген күп кенә районнарның “шефлыкка алган” хәрби частьлары бар, районнар делегацияләре  ватандашларының яшәү шартлары һәм хезмәт итү шартлары белән танышу өчен хәрби частьларда булалар.

  Хезмәт итеп кайткан егетләрнең яңа хәрби хезмәткә чакырылучылар алдында чыгыш ясавы матур традициягә әверелде. Бүген Кумара шәһәрендә булачак солдатлар алдында күптән түгел генә үзенең туган ягы  Кукмарага  хезмәт итеп кайткан, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең запастагы хәрбиләре  чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International