Иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы затлар өчен “Хокукый ярдәм көне”

2018 елның 5 октябре, җомга

Бүген Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 1 нче КПда  “Хокукый ярдәм көне” кысаларында  38 тоткын кабул ителде, аларның мөрәҗәгатьләре суд карарлары белән риза булмауга, пенсия белән, медицина ярдәме белән тәэмин итүгә кагыла иде. 
 Әлеге учреждениедә тотылучыларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә законнарны үтәүгә күзәтчелек итүче Казан прокуратурасы, еспубликасы Р”Татарстан Республикасы буенча Баш медико-социаль экспертиза бюросы” учреждениесе, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, Адвокат палатасы, Нотариаль палата, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең 16 нчы медицина-санитар часте, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе вәкилләре консультация бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International