Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары Вәкаләтле вәкилнең аерым игътибарында

2018 елның 5 октябре, җомга

Россия Федерациясе Президенты указына ярашлы рәвештә, көзге чакырылышта 132 500 кеше хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Бу яз көне чакырылганга караганда күбрәк  (128 мең кеше),  әмма узган елның көзендә чакырылганга караганда кимрәк - 134 мең граждан. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын тормышка ашыру Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең аерым  игътибарында тора. Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен традициягә әверелгән  “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләреннән тыш, чакырылыш кампаниясе вакытында “кайнар элемтә”ләр дә үткәрелә.

  2018 елның 5 октябрендә  хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның  хокукларын саклауны тәэмин итү, хокукый яклау күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  халык өчен “кайнар элемтә” үтте, анда чакырылыш яшендәге егетләрдән һәм аларның ата-аналарыннан 23 сорау килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International