Көзге чакырылыш кампаниясе старт алды

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә көзге чакырылыш кампаниясе старт алды һәм якындагы өч айда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафлары меңнәрчә хәрби белән тулыландырылачак. Әлеге чакырылыш кампаниясенең үзенчәлекләре, ашыгыч хәрби хезмәт нечкәлекләре, медицина тикшеренүе тәртибе  турында  бүген, “Хәрби хезмәткә чакырылучылар бурычлары” темасына  үткән “Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән Хәрби комиссар Сергей Погодин  сөйләделәр.

 Дәрес Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарыннан килгән 180 хәрби хезмәткә чакырылучы һәм аларның ата-аналары җыелган Буада үтте.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкатле вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итү өчен нинди шартлар тудырылуы, үз хокукларың  бозылса ничек итеп аны яклау, хәрбиләрнең шикаятьләренә тиз арада җавап бирү, “кайнар элемтә”  ярдәмендә хокукый ярдәм күрсәтү, хәрби хезмәткә чакырылучыларны хокукый агарту максатыннан “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре үткәрү, хәрби частьлардагы шартларны күзәтеп бару максатыннан  яшь егетләрне хәрби хезмәт итә торган урынына кадәр озата бару буенча Вәкаләтле вәкил эше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International