“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына юл буйларында үскән, кеше тормышы өчен куркыныч тудырган кыргый балтырган турында мәгълүматлар килү дәвам итә.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә “Рус немец Швецариясе” территориясендә кыргый балтырганны бетерү мәсьәләсе буенча 2018 елның 10 сентябрендә 2432371 нче мөрәҗәгать килде.
Әлеге мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил шәхси контрольгә алды, чөнки аны үтәмәү гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, ул оператив карау һәм чаралар күрү өчен Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына җибәрелде.
2018 елның 26 сентябренә Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты закон таләпләрен исәпкә алып, күрсәтелгән территориядә балтырган үсемлеген җыю эшен башкарган.