Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Халыклар дуслыгы йортында Халыкара өлкәннәр көне кысаларында бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәренә консультация сорап 10 кеше мөрәҗәгать итте. Торак-коммуналь хуҗалыгы буенча – 4 кеше, торак белән тәэмин итү буенча – 3 кеше, миграция исәбе буенча – 1 кеше, ташламалар бирү буенча – 1кеше, үзбелдеклеләнеп корылманы сүтү буенча – 1 кеше.
Чара дәвамында 167 гражданга квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде. Гражданнар өчен торак, җир һәм мирас законнары, социаль һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре аеруча актуаль. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә телдән аңлатмалар бирелде.