Территорияләрне төзекләндерү – Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы төрләре арасында аеруча популяр. Мөрәҗәгатьләрне башкару вакыты һәм сыйфатына системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил күзәтчелек итә.
Казан шәһәре башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте “Халык контроле” дәүләт системасына килгән 1784098 нче мөрәҗәгатьне үтәү максатыннан Казан шәһәренең Вишневский һәм Достоевский урамнары киселешендә урнашкан скверны төзекләндерде, агачларга санитар кисү үткәрде.