2018 елның 20 сентябрендә Казан шәһәренең "ФЦТРБ-ВНИВИ" фәнни институты территориясендә урнашкан Фәнни шәһәрчек урамында яшәүчеләрдән килгән күмәк мөрәҗәгатьне карау максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башлангычы буенча киңәшмә үтте. Ул Фәнни шәһәрчек урамының территориаль бүленеше, автобуслар йөртү, Фәнни шәһәрчек урамы 4 нче йортка агымдагы һәм капиталь ремонт ясау, “Поляна” торак ширкәтенең торак фонды белән идарә итүе белән риза булмау мәсьәләләренә багышланды. Киңәшмәдә фәнни институт, Казан шәһәр торак инспекциясе, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм коммуналь торак хуҗалыгы министрлыгы, “Татарстан Республикасы коммуналь-торак хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” оешмасы, Эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү идарәсе, Биектау районы башкарма комитеты һәм прокуратурасы, Казан шәһәре башкарма комитеты, “Поляна” торак ширкәте вәкилләре катнашты.
Киңәшмә буенча берничә карар кабул ителде, болар: йортларда яшәүчеләргә биналар милекчеләре гомуми җыелышлары турында хәбәр итү, йортларда яшәүчеләр проблемалары мониторингын үткәрү, 2018 елда “Поляна” торак ширкәте эшчәнлегенә аудит үткәрү, Фәәни шәһәрчек урамында урнашкан йортлар территориясенә кергәндә юл хәрәкәтен оештыру, күчмә сәүдә оештыру.