2018 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хезмәткәре Әдилә Хәлимова белән “Юридик клиника” оешмасы җитәкчесе Гөлия Балафендиева Чаллы шәһәрендәге вакытлыча тоту урыннарда тотылучы граңданнарны кабул итеп, консультация үткәрделәр. Кабул итү барышында 40 чит ил гражданына консультация бирелде. Язмача мөрәҗәгатьләр эшкә алынды, кайбер мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды. Тоту шартлары буенча шикаятьләр кермәде.