“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында гаризалар бирү өчен яңа мөмкинлекләр тормышка ашырылды

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

 Җәмәгатьчелек контроле механизмын булдыру, халык фикерен өйрәнү һәм гражданнар белән кире элемтә булдыру, шул исәптән  юллар төзү һәм ремонтлау, электр тапшыргыч линияләр, су белән тәэмин итү системасы, бакчачылык һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләре чикләренә кадәр  каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен мәйданчыклар төзү мәсьәләләре буенча  халыкның актуаль проблемаларын  ачыклау максатыннан “Бакчачылык, дача коммерциячел булмаган берләшмәләр” дигән яңа төр кертелде.

  Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарны  исәпкә алуны оештыру  мәсьәләсе буенча , аларны хезмәт итеп бетергәннән соң  элеккеге эшләренә алдыру максатында “Хезмәт хокуклары бозылу, шул исәптән хәрби хезмәттән җибәрелгән гражданнарның хокуклары бозылу” төре бар, аларга гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы - uslugi.tatar.ru  һәм “Халык контроле” мобиль кушымтасы аша  биреп була.

  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында авыл  хуҗалыгына кагылышлы яңа төр барлыкка килде, ул халыкның теләген исәпкә алып һәм “Татарстан Республикасында 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” дәүләт программасы һәм 1998 елның 15 апрелендә дөнья күргән  федераль законның 38 маддәсе 3 пунктын  тормышка ашыру  кысаларында  системалы  якын килү өчен оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International