Санлы технологияләр үсеше шартларында Татарстан Республикасында кеше хокукларын тәэмин итү: яңа мөмкинлекләр һәм чакырулар

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Санлы технологияләр шартларында Татарстан Республикасында кеше хокукларын тәэмин итү турында  халыкара конферениядә катнашучылар алдында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыгыш ясады.

 Россия хөкүмәте, аерым алганда, Татарстан хөкүмәте гражданнарның  электрон сервислар һәм хезмәтләр куллану юлы белән  хакимият органнарына чыгуына юнәлтелгән ныклы чаралар күрә. Әлеге электрон сервисларның берсе – республика территориясендә 2012 елдан бирле нәтиҗәле  эшләүче  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы.

 Әлеге уникаль система  кеше тормышының социаль әһәмиятле  63 төре (сәламәтлек саклау, мәгариф, инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче төркем өчен “уңайлы тирәлек”, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе, җәмәгать туклануы) буенча  актуаль проблемалар турында  гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International