Яшәү урыны булмаган затларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

  13 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерциячел булмаган оешмасы  вәкиле белән бергә,  яшәү урыны булмаган затларга бушлай юридик ярдәм күрсәтте.
  Әлеге чара кысаларында  Казанда яшәүчеләр түбәндәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте: җир  кишәрлеген милек итеп теркәү; исәпләнгән пенсия күләме белән килешмәү; өченче затларның сәламәтлеккә зыян китерү  фактын тикшерүдә   хокук саклау органнарының чаралар күрмәве; кузгатылган башкару эше кысаларында акча тотып калулар белән килешмәү; торак-коммуналь хезмәтләрне түләү буенча бурычларны бетерү. Барлык сораулар буенча аңлатмалар бирелде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International