2018 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Чувашстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Н.В. Прокопьева һәм “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры А.Г.Гайнетдинов белән бергә, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Чувашстан Республикасындагы 2 нче төзәтү колониясендә - әлеге төзәтү учреждениесендә җәза үтәүче тоткын мөрәҗәгате буенча булдылар.
Колониядә учреждениедә тотылучы, Татарстан Республикасыннан булган тоткын хатын-кызларны кабул итү һәм аларның матди-көнкүреш шартлары белән танышу булды.