Калуга шәһәрендә “Кеше хокукларын саклауның һәм яклауның актуаль мәсьәләләре һәм уңышлы төбәк практикасы” дигән төбәкара фәнни-практик конференция узды

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

11-13 сентябрь көннәрендә Калуга шәһәрендә  Калуга өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 15 еллыгына  багышланган чаралар: “Кеше хокукларын саклауның  һәм яклауның актуаль мәсьәләләре һәм  уңышлы төбәк практикасы”  дигән төбәкара фәнни-практик конференция һәм җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә  авыру аркасында  җәза үтәтүдән азат итүгә гражданнар хокукларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча  Үзәк федераль округка керүче Россия Федерациясе  субъектларындагы  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советы киңәйтелгән утырышы үтә. 

  Чараларда  Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Т.Н. Москалькова, Калуга өлкәсе губернаторының беренче урынбасары  Д.А. Денисов, Калуга өлкәсе Закон чыгару җыелышы рәисе В.С. Бабурин, Россия Федерациясенең 20 субъектыннан Вәкаләтле вәкилләр һәм аларның җаваплы кешеләре, шул исәптән, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International