Вәкаләтле вәкил Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе бүлекләренә чыгып тикшерү чаралары үткәрүне дәвам итте

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Агымдагы елның 10-11 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенең җаваплы кешеләре  Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай, Норлат, Чирмешән, Чистай районнары бүлекләрендәге махсус учреждениеләрдә  гражданнарны тоту буенча закон таләпләрен саклау буенча тикшерүләр үткәрде.
  Тикшерүнең максаты  эчке эшләр органнарындагы  вакытлыча тоту изоляторларында һәм махсус тоту урыннарында  тоткарлаган кешеләрне тоту шартларын һәм шулай ук аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен  саклау шартларын өйрәнү иде.
   Шунысын да билгеләргә кирәк,  махсус контингенттан тикшерү барышында  шикаятьләр килмәде.  
   Шулай ук ассызыклап китәргә кирәк, Россия Эчке эшләр министрлыгының тикшерелгән барлык бүлекләрендә   махсус контингентны тукландыру системасы, кер юу, биналарны һәм мәҗбүри тоту урыннарындагы камераларны санитар эшкәртү тиешенчә оештырылган.
   Вакытлыча тоту изоляторлары  һәм махсус приемниклар булган биналарда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм хокук саклау оешмалары турында, шулай ук  полициянең махсус учреждениеләрендә тотылучы затларның хокуклары һәм бурычлары  турында кирәкле мәгълүмат урнаштырылган мәгълүмат стендлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International