Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ирешкән уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнде.
«Иртәгә без төп бәйрәмебез - Республика көнен билгеләп үтәбез, бездә матур традиция бар – бу бәйрәм алдыннан иң абруйлы, хөрмәтле кешеләрне, төрле тармак – сәнагать, мәдәният, социаль өлкәсе вәкилләрен, ветеран һәм җәмәгать оешмалары вәкилләрен чакырып дәүләт бүләкләрен тапшыру”, - диде Рөстәм Миңнеханов.