Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә массакүләм физкультура дәресләре оештыруга багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрде.
Утырышта билгеләнгән проблемаларны конструктив тикшерү булды, “Олимп” оешмасына булышлык күрсәтү буенча тәкъдимнәр каралды, шулай ук Казан шәһәренең һәр районында, алга таба бөтен республикада инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә массакүләм физкультура дәресләре оештыру мәсьәләсен хәл итү турында карар кабул ителде.