Хезмәт мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” вакытында 21 мөрәҗәгать керде

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

 “Кайнар элемтә” төрле  мәсьәләләр буенча белгечләрдән бушлай консультация алуның иң уңайлы ысулларының берсе буларак гражданнар арасында популяр.   

   Бүген, 27 августта  иртәнге  9 дан кичке 5 кадәр  236-00-71 телефоны аша гражданнар хезмәт мәсьәләләре буенча консультация ала алды. “Кайнар элемтә”не Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы дәүләт Хезмәт инспекциясе белән бергәләп оештырды.  Бәхәсле сорауларга гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре буенча бүлекнең әйдәп баручы консультанты Ренат Мигалиев белән хокук мәсьәләләре буенча  бүлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы  Вестина Икасова ачыклык кертте.

 21 телдән мөрәҗәгать керде, шуның 16 сын Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре, 5 сен дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре кабул итте.

21 шикаятьтән:

5 мөрәҗәгать эш хакын һәм хезмәткәрләргә тиешле башка  суммаларны кайтару буенча Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе вазифадагы затларының тиешенчә эшләмәвенә;

4  мөрәҗәгать эш хакы түләмәүгә;

3 мөрәҗәгать пенсия белән тәэмин итүгә;

2 мөрәҗәгать хезмәт килешүен өзү мәсьәләсенә;

7  мөрәҗәгать башка мәсьәләләргә кагыла иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International