Сак астындагы кешенең сак астында тоту вакытын суд карары законлы көченә кергәнче иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәү вакытына исәпләү тәртибен билгеләүче Россия Федерациясе Җинаять кодексының 72 маддәсенә, 2018 елның 3 июлендә дөнья күргән “Россия Федерациясе Җинаять кодексының 72 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” федераль законына ярашлы рәвештә, үзгәрешләр кертелде. Хәзер сак астында тотылган кешенең сак астындагы вакытын иректән мәхрүм итү вакытына исәпләү тәртибе хөкем ителүче җәзасын үтәячәк учреждение төренә бәйле булачак.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел тикшерү изоляторларында кайбер тоткыннар өчен сәгать укларын тизләткән закон кабул ителде. Барысы да судның кешегә нинди колонияне билгеләвеннән тора. Әгәр хөкем ителүче гомуми режимдагы колониягә җибәрелә икән, тикшерү изоляторындагы бер көнне аңа колониядәге көн ярым исәбеннән исәплиләр. Шулай итеп, суд һәм тикшерү барышында сак астында үткәрелгән бер ел вакытны ел ярымга исәплиләр һәм кеше суд билгеләгән вакыттан ярты елга алдарак чыга.