Бүген, 17 августта Чүпрәле муниципаль районында “Хокукый марафон” социаль проекты кысаларында чаралар үтә. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Прокуратурасы башлангычы белән 2018 елда авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга, алар яшәгән урыннарда аларны мөрәҗәгатьләр җибәрү тәртибе турында мәгълүмат белән тәэмин итү һәм законнардагы актуаль үзгәрешләрне җиткерү, гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү максатыннан мобиль консультацион төркемнәрнең районнарга чыгуы оештырылды.
Әлеге чарада докладчылар гражданнарның дәүләт һәм муниципаль органнарга мөрәҗәгать итү тәртибе, гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне сыйфатлы карауны тәэмин итү өчен прокуратура күрә торган чаралар, социаль яклау өлкәсендә, пенсия органнарының электрон рәвештә хезмәт күрсәтүе турында сөйләде.