Марий Эл Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты делегациясе “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше белән танышты

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 2018 елның 16 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  Марий Эл Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил   Лариса Николаевна Яковлева һәм Аппарат хезмәткәрләре булды.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат  системасын тәкъдим итте. Баш модератор система эше турында, статистика, үз функцияләре турында сөйләде. Сәрия Сабурская мисаллар белән мөрәҗәгатьләрнең ничек хәл ителүен, шулай ук эшләнгән эшкә гражданнардан ничек бәя бирелүе турында сөйләде. Марий Элдән килгән кунаклар  мәгълүмат системасы эшенә югары бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International